“Онытылмас җырлар“. Район мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында ретро әсәрләр яңгырады. Программага узган гасырның 60-80нче елларында зур популярлык казанган 4 дистәгә якын композиция алынган иде.
“Онытмагыз, көй генә безне үткән заманга кайтара ала“,- диюләре чыннан да дөреслеккә туры килә. Район мәдәният бүлеге коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре сәнгать сөючеләр өчен Яңа ел ялларында, чын мәгънәсендә, зур бүләк әзерләделәр. Сәнгать осталары тырышлыгы белән әзерләнгән ретро концертны карап, тамашачыларның зур күпчелеге үзләренең яшьлекләренә кайтып килде. Анда төбәгебезнең талантлы җырчылары, фольклор коллективлары, биючеләр катнашты.
Ике кич дәвамында район мәдәният йорты сәхнәсендә узган гасырның 60-80нче елларында зур популярлык яулаган әсәрләр яңгырады. Яшьлекләре шул чорларга туры килгән кешеләр бүген моңлы, сүзләренә тирән мәгънә салынган, фәлсәфи рухтагы, мәхәббәткә, туган якка, табигатькә мәдхия җырлаучы җырларга сусады, дисәк, чынлыкка туры киләдер. Кайчандыр татар сәхнәләрендә Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөхрә Сәхәбиева, рус сәхнәләрендә Галина Ненашева, Валентина Толкунова, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, Людмила Гурченко кебек бөек шәхесләр башкарган җырлар “дефицит“ка әверелеп баралар. Нәкъ менә шундый әсәрләр яңгырады да инде сәхнә түрендә.
Концертны алып баручылар тамаша залында утыручылар арасында да үзгә бер конкурс үткәрделәр. Җырның бер-ике сүзен әйткәннән соң, тамашачылар аны күтәреп алдылар, моң суздылар.