Яңа оешманың беренче бәйрәме.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа оешманың беренче бәйрәме. Мәгълүм булганча, Мамадыш сигез территориаль җәмәгать үзидарәләренә бүленгән иде. Аларның һәркайсысының җитәкчеләре бар. Бу көннәрдә “Ушма аръягы“ндагылар ике истәлекле датаны бергә билгеләп үтте.  

Узган ел Мамадыш шәһәре “Көньяк“,“Көнбатыш“,“Нократ“,“Фабрика“,“Яр буе“,“Үзәк“,“Төнъяк“ һәм “Ушма аръягы“ территориаль җәмәгать үзидарәләренә бүленде. Шуларның соңгылары беренчеләрдән булып бәйрәм әзерләделәр. Әлеге үзидарә территориясендә 1836 кеше яши, 23 күпфатирлы һәм 500 артык шәхси йортлар бар. Чараны территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Лариса Яковлева һәм аның урынбасары Галина Панфилова оештырганнар. Халык ишегалдына урнаштырылган чыршы тирәсенә җыелып Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Күңел ачарга җыелган халыкны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Димитрий атакай Морозов тәбрикләп, бәйрәм котлауларын җиткерделәр.

Концерт номерлары белән ветераннар хоры, якшәмбе мәктәбе укучылары һәм үзешчән сәнгатә осталары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International