Профилактик әңгәмә.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Профилактик әңгәмә. Шәһәр мәдрәсәсе базасында балалар өчен ачык дәрес узды. Әлеге чарада юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләделәр. Каникул чорларында шәһәребез мәдрәсәсендә мөселман балалары өчен лагерьлар эшли. Бу яллар да искәрмә булмады. Анда йөрүчеләр өчен дин һәм әхлак темаларына дәресләр, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары, төрле очрашулар үткәрделәр. Шундыйларның чираттагысы ЮХИДИ вәкилләре катнашында уза.

Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова лагерьга йөрүче балаларны уяу булырга чакырдылар. Кунаклар шулай ук юл һәлакәтләре статистикасы, аларга китергән сәбәпләр хакында да сөйләде.

Очрашуның бер өлеше сорау-җавап формасында уза. Шул рәвешле, сабыйларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белем дәрәҗәләрен бәяләделәр.

Соңыннан балаларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International