Хыялларны чынга ашырырга полиция хезмәткәрләре ярдәм итә.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Хыялларны чынга ашырырга полиция хезмәткәрләре ярдәм итә. Алар «Өмет» социаль приютында тәрбияләнүче 30 якын баланың теләген үтәделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә, приютта тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү йөзеннән, ел саен хәйрия акциясе үткәрәләр. Ул традиция буенча декабрь азагында башланып, гыйнвар яллары тәмамланганчы дәвам итә. “Полиция кыш бабае” акциясе ил күләмендә үткәрелүче чара.

Быел да район эчке эшләр бүлегенә «Өмет» социаль приютыннан берьюлы 28 хат килеп төшә. Аларны шунда тәрбияләнүче сабыйлар юллаган.

Һәр хатның азагында сабыйның Кыш бабасыннан аласы килгән бүләге язылган. Әлеге теләкләрне полиция хезмәткәрләре үтәде дә инде.

«Безнең коллектив бу акциягә уңай мөнәсәбәттә. Балалар да шатланып каршы алалар, рәхмәтләр әйтеп калалар»,– ди хокук сакчылары.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International