Кыш бабай белән Кар кызы сәламәтлекләре сәбәпле Яңа елны район үзәк хастаханәсендә каршыларга мәҗбүр булган сабыйлар янында да булырга өлгерделәр.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш бабай белән Кар кызы сәламәтлекләре сәбәпле Яңа елны район үзәк хастаханәсендә каршыларга мәҗбүр булган сабыйлар янында да булырга өлгерделәр. Дәвалау учреждениясе коллективы балаларны шул рәвешле сөендерергә карар кыла. Кыш бабай белән Кар кызы педиатрия бүлегенә килеп керү белән, шатлык һәм елмаю тулы йөзләр каршы алды. Иң кыюлар ел буе көтеп алынган кунакларга шигырьләр сөйләргә ашыкты. Дәвалану курсы узучыларның кайберләре өчен бу әле тәүге Яңа ел бәйрәме. Һәр балага да бүләкләр тапшырдылар, нәни дусларының тизрәк терелеп чыгуларын теләделәр.   

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International