Ә Албай авылындагы яңа чиркәүдә Раштуа келәве әле беренче тапкыр гына узды. Билгеле булганча, иман йортын быелның җәендә ачтылар. Бу төбәктә изге Раштуага әзерлек ничек үткән соң? Албай авылының иң абруйлы әбиләренең берсе Вера түтәй бәйрәмгә гадәттәгечә берничә көн алдан әзерләнә. Иман китабыннан Раштуа салаватларын кабатлый. 6 атна дәвамында ураза тоттым,- дип сөйләде.
Вера түтәй дини йолаларны кечкенә чактан үтәп килсә, яшьрәк буын вәкилләре, аларны күптән түгел генә торгыза башлаган.
Җирле яшьләр Раштуага үзләренчә әзерләнә. Бу бәйрәмнән соң сузылачак нардуганның –генераль репетициясе. Гыйнварның 7 сеннән 17 сенә кадәр егет һәм кызлар урамнарда йореп халыкны тәбрикли. Җырлый-бии. Кызлар күрәзәчелек белән дә мәшгуль. Булачак кияүне ачыклыйлар.