Урман гүзәле өчен тавыш бирергә ашыгыгыз! Мамадыш Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында катнаша. Быел да райондашларыбыз кар һәм боздан сыннар, композицияләр әзерләүдә зур активлык күрсәттеләр. Аларның һәркайсы зур игътибарга лаек. Оешма-предприятие территорияләре, урамнар, халык күпләп җыела торган ял итү урыннары әкият геройлары, җәнлекләр белән күмелде. Республика буенча призлы урынны яуларга бөтен мөмкинлегебез бар.
Конкурс 1нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. комиссиягә видео һәм фото материаллар тапшырыла. Бәйгенең нәтиҗәләренә мамадышлылар да өлеш кертә ала. Моның өчен интернет челтәрендә муниципаль берәмлекләр порталына кереп үз районыбыз өчен тавыш бирергә генә кирәк.