“Мамадыш җылылык челтәре“ ААҖ-нә оешма-предприятиеләрнең 2,8 млн.сум, халыкның 2 млн.сум бурычы бар.

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

“Мамадыш җылылык челтәре“ ААҖ-нә оешма-предприятиеләрнең 2,8 млн.сум, халыкның 2 млн.сум бурычы бар. Җылылык энергиясен кулланучылар моның өчен вакытында түләмәгәч, коллектив күп кенә проблемалар алдында кала. Еллык йомгаклау утырышында шул хакта сөйләштеләр.

 

Район башлыгы Анатолий Иванов яңа эш атнасында беренче булып “Мамадыш җылылык челтәре“ ААҖ коллективы белән очрашты. Чарада узган елга нәтиҗә ясап, быелга бурыч-максатлар билгеләделәр. Башкарылган эшләр белән оешма директоры Раиф Миннәхмәтов таныштыра. Аның хисабыннан күренгәнчә, бүгенге көндә җәмгыять балансында 11 котельняя исәпләнә, шуларның тугызы эш режимында. Икесен, күпфатирлы йортларны шәхси җылыту казанына тоташтыру сәбәпле, консервацияләгәннәр. Моннан тыш, җылылык челтәре 96 кечкенә котельняяларга хезмәт күрсәтә.

“Котельняяларны һәм җылылык трассаларын реконструкцияләү буенча күп кенә эшләр башкарыла. 2014-2015нче елларның көз-кыш чорына әзерләнү өчен 2,5 млн.сум акча тотылды”,- ди Раиф Миннәхмәтов.

Бүгенге көндә 2,4,5,7,9,10,11нче санлы котельняялар автоматлаштырылган. Аларга нибары 1 оператор хезмәт күрсәтә.

Киңәшмәдә җылылык энергиясен кулланучыларның бурычлары мәсьәләсенә дә тукталдылар. Ел башына оешма-предприятиеләрнең бурычы 2,8 млн.сумны, халыкныкы 2 млн.сумны тәшкил итә иде. Шуңа бәйле рәвештә, җәмгыятьнең газ өчен 3,5 млн.сум бурычы җыелган.

Коллектив бу проблеманы хәл итү өчен суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итә. Узган ел бурычлыларга барлыгы 1млн.500 мең сумга 280 дәгъва белдерелгән. Бурычлылар 1млн.470 мең сум әҗәтләрен кайтарганнар. Җәмәгатьчелек суды 860 мең сум бурычларны түләттерү хакында суд карары чыгарган.

Район башлыгы Анатолий Иванов “Мамадыш җылылык челтәре“ коллективына сәнәгать мәйданчыгы программасында катнашырга тәкъдим итте. Анда керү оешманың киләчәген хәл итәчәк,- диде җитәкче. Әлеге мәйданчыкта төзеләчәк җитештерү тармагы объектларын шулай ук җылылык белән тәэмин итәргә туры киләчәк бит. “Ә күпфатирлы йортларны шәхси җылыту казанына күчерү республика программасы кысаларында башкарыла һәм моннан качып булмаячак“,- диде Анатолий Иванов. Быел кабаттан 800 артык фатир шушы системага күчәр, дип көтелә.

Район башлыгы соңыннан коллективка башкарган эшләре һәм район үсешенә, шәһәрне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International