Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Әдәбиятыбызның ак йөзе
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Күренекле якташыбыз Шәйхи Маннур 1980нче елның июнь башында ук арабыздан китсә дә, язмыш миңа аның белән дә онытылмас очрашулар бүләк итте.
Беренче тапкыр мин аны Бауман урамында Тукай клубы каршында күрдем. 1978нче елның июнь ае иде. Дусты Фатих Хөсни белән кара-каршы басканнар да, нәрсә турындадыр җылы гына фикер алышалар. Икесендә дә олы ап-ак башлар, артка сыпырылган кабарынкы чәчләр. Сабакташларыбыз белән милләтебезнең шундый олы, туры сүзле, гаделлек яратучы әдипләре булганга сөенеп, горурланып карап тордык без аларга. Шәйхи Маннур исеме ул елларда татар әдәбиятының саф намусы белән тәңгәлләштерелгән иде. Үз фикерен курыкмыйча әйтә белүе өстенә, яшьләргә дә бик игътибарлы һәм ярдәмчел булды ул. Университеттан ерак түгел генә урнашкан, Галактионов урамындагы фатирында күрешкәндә язганнарымны аксакалыбызга укытып карарга җөрьәт итүемә сөенеп бетә алмыйм. Һәркайсын ашыкмыйча гына укып, “сөяген-итен аерып”, анализлап чыккан иде ул. Шәйхи Маннур белән очрашуларымда татар әдәбияты, аның киләчәге дә игътибардан читтә калмый иде. 1980нче елның июнь башында – ул вафат булган көнне мин Казанда җәйге сессиядә идем. Кисәк ишеткән бу хәбәргә ышанасы да килмәде. Мамадышыбызда, редакциябез каршына, элек гасырлар юлбашчысы Ленин һәйкәле торган урынга, ул район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчерелгәч, Шәйхи аганың кара чуеннан коелган бюсты урнаштырылуына бөтен якташлары сөенде.
Шәйхи Маннур иҗатының күпкырлы булуы бүген дә күпләрне сокландыра. Егерменче-илленче елларда Шәйхи Маннур ижаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле. 1959 елда ул дусты Муса Җәлил турында роман язарга керешә. Фактик материал туплау өчен, аның эзләреннән Оренбург, Минзәлә якларында, шагыйрьнең туган авылында булып кайта, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләрдә йөри, туристлар путевкасы белән Германиягә барып, Җәлилне төрмәдә күреп белгән кешеләр белән очрашып сөйләшә. Шушы җитди өйрәнү-тикшеренүләрнең һәм иҗат газапларының нәтиҗәсе буларак, 1964 елда «Муса» романы язылып бетә. Аның кайбер бүлекләре шагыйрь үзе салдырган Тулбай китапханәсендәге иҗат бүлмәсендә языла. «Агымсуларга карап» (1970–1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974–1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле, халыкчан тел бизәкләренә бай хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да байтак («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Әдәби хезмәтләре һәм Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Шәйхи Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы (1939), Кызыл Йолдыз (1945), «Почет Билгесе» (1957), Халыклар Дуслыгы (1975) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Тулбай авылында 1957 елдан бирле бинасын шагыйрь үз исәбенә салдырган һәм үзе бүләк иткән китап тупланмасы нигезендә оештырылган Шәйхи Маннур исемендәге китапханә эшли. 1995 елда китапханә Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусын алып, Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханә дип атала башлады. Ел саен диярлек, аның туган көнендә – 15нче гыйнварда Мамадышта һәм туган ягы Тулбайда Кышкы шигырь бәйрәме үткәрәбез.
Шәйхи Маннур – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең заманча формалашуына һәм идея-эчтәлек ягыннан тематик офыклары киңәюенә тирән йогынты ясаган күренекле әдипләрнең берсе. Аның заман рухы, хезмәт пафосы белән сугарылган лирик һәм иҗтимагый-сәяси яңгырашлы публицистик шигырьләре, сюжетлы поэмалары, мәсәл, эпиграмма, сонет һ.б. төр шигъри вә проза жанрындагы әсәрләре, тәрҗемәләре, очерк китаплары татар мәдәни мирасының үзенчәлекле, кыйммәтле бер өлеше буларак тәкъдир ителә.
Вәрис Гали
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз