Узган ел Мамадыш районы территориясендә 40 янгын очрагы теркәлде. Күңелсез хәлләр күбесенчә авыл җирлекләрендә искәртелә. Моннан тыш, кышкы чорда йортлар янына килү дә кыенлаша. Ә бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләр өчен өстәмә кыенлык, дигән сүз. Әлеге һәм башка мәгълүматларны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында җиткерделәр.
Әлеге чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә уза. Районда гражданнар оборонасы торышы темасын яктырткан төп доклад белән ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мамадыш районы әйдәүче консультанты Александр Потапов чыгыш ясады. Шулай ук янгын күзәтчелеге, эзләү-коткару отряды, гражданнар оборонасының медицина хезмәте буенча да хисаплар тыңланды.
Мамадыш районының гадәттән тыш хәлләрдән халыкны, территорияләрне саклау буенча башкарылган эшләрен анализладылар, янгын куркынычсызлыгы, су объектларындагы вәзгыять хакында сөйләштеләр, быелга бурычлар билгеләнде.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, Андрей Орлов үз фикерләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, янгыннарның күбесенчә авыл җирлекләрендә искәртелүенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Аңлату һәм профилактика чараларын да катгыйландыру зарур,- диде ул. Андрей Орлов залдагыларга мөрәҗәгать итеп, гражданнарның иминлеге, милекләренең сакланышы сезнең эшегезгә бәйле,- дип белдерде.
“Янгыннарда һәлак булучыларның 80%ы 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Күпчелеге ялгызы гына яши. Хөрмәтле авыл җирлекләре башлыклары! Сез аларның барысын да бик яхшы беләсез. Бәлки авыр хәлле, проблемалы гаиләләр бардыр. Андыйларга карата бик тә игътибарлы булырга кирәк”,- диде Андрей Орлов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та шушы ук теманы дәвам итеп, урындагы җитәкчеләрне уяу булырга чакырды.
“Сезнең авылда нәрсә генә эшләнсә дә, сез җавап бирәсез. Шул ук вакытта, әлеге төбәктә яшәүче кешеләр язмышы өчен дә”,- диде Илнар Хафизов.