Муниципалитет бинасында ирекле халык дружиналары эшчәнлеген активлаштыру, шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү хакында сөйләштеләр. Әлеге тема буенча төп доклад белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, дружиначыларның кичке һәм төнге кизү тору вакытлары үзгәрә. Ирекле халык дружиначылары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә үтте. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Айрат Баһауов искәртүенчә, “Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары“н чагылдырган федераль канунда яңалыклар бар. Хәзерге көндә район эчке эшләр бүлегендә дружиначыларның исемлеге формалаштырыла. Дружина 100 кешедән артмаячак. Аның составына керүчеләрнең намуслары закон каршында чиста булырга тиеш. Аларның җинаять җаваплылыгына тартылмаган булулары һәм ел дәвамында административ хокук бозмаулары шарт. Дружина вәкилләренә махсус таныклык һәм кием биреләчәк.
Айрат Баһауов ассызыклавынча, ирекле тәртип сакчыларының ярдәме бик кирәк һәм бик мөһим. ЭЭМ системасында реформа булып узганнан соң, хезмәткәрләр саны 50% диярлек кыскарды. Мисал өчен, хәзерге вакытта шәһәрдә 4 участок уполномоченные хезмәт күрсәтә.
Дружиначылар ярдәмен максатчан кулланачаклар. Кизү торулар график нигезендә җомга, шимбә һәм якшәмбе кичләрендә оештырылыр дип көтелә. Шулай ук иреклеләрне зур чаралар үткәргәндә дә җәлеп итәчәкләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов искәртүенчә, хакимият тарафыннан да дружиначыларга кызыксындыру чаралары булдырылачак.
“Без реаль эшләүче, халык дружиналарының абруен күтәрүче система булдырырга телибез. Шуңа да, бу өлкәгә иң лаеклылар гына кабул ителәчәк. Безнең тарафтан да аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта, оешма җитәкчеләре дә үз коллективларындагы дружиначыларны өстәмә хөрмәтләү хакында уйлансын иде”,- дип белдерде Илнар Хафизов.
Дружиначыларның командиры итеп, район башлыгының туризм буенча ярдәмчесе Сирин Ибраһимов сайланды.