Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Юлий Цезарьны бер читкә куя
2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Борынгы Рим императоры Гай Юлий Цезарь берьюлы өч төрле эш башкаруы белән тарихка кереп калган. Шәһәребезнең беренче санлы мәктәбе укытучысы Разин Вильданов аны бер читкә куяр иде!
Татарстанның атказанган укытучысы Разин Вильдановның 70 яшьлек юбилеена багышланган шахмат буенча район турниры шаһиты булырга туры килде. Мамадыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күрше районнардан да ике дистәдән артык шахматчыны җыйган бу очрашу олы бәйрәмгә әверелде. Ярышларны үзе оештырып, башкалар белән беррәттән шахмат уйнап, судья булып, нәтиҗәләрне компьютерга кертеп, район җитәкчеләренең, дусларының, спортчыларның күпләгән котлауларын кабул итеп, табын хәстәрләп йөргән Разин Әхәтович бөтерчек уенчыгын, юк ла, шахмат кырындагы атнымы, ферзьнымы (гафу, бу уен минем өчен – караңгы урман) хәтерләтте. Артыннан күзәтеп кенә дә һич өлгерә торган түгел. Шулай да, минем белән әңгәмә кору җаен да тапты.
– Шахмат “җене” бик кечкенә чагымда ук кагылды миңа, үземне белә башлаганнан бирле, җеп кәтүген кисеп, шахмат фигуралары ясаганны хәтерлим. Урталай киселгәннәре – пешка, болай торса, ладья. Җиде яшьлек чагымда Тауилендә шахмат буенча турнирда катнашып, җиңдем. Бригадирлар өчен чыгарылган кыр сумкасы бүләк иттеләр. Мәктәпне тәмамлаганчы, шуның белән йөрдем. Шахматчы җиңәсе, үсәсе килсә, көн саен шөгыльләнергә тиеш. Һәр эштә дә кызыксыну, күнегү кирәк, талант һәм эш сөючәнлек беренче урында. Спорт зур мускуллар гына түгел, ул – ихтыяр көче, күнегүләр, киеренкелек, катгый кагыйдәләр. Алардан чигенсәң, җәнҗал кубасын көт тә тор. Нишләп сиңа алай да, миңа алай түгел ул. Кагыйдә бөтен кеше өчен дә бер!
70 яшендә дә, сөбханалла, егетләрчә җитез хәрәкәтле, сөлектәй гәүдәле, энәдән-җептән киенгән, зыялы, аек фикерле, үткен зиһенле, феноменаль хәтерле әңгәмәдәшемне тыңлау үзе бер рәхәт. Тормышы турында кызыклы роман язарлык. Кечкенә генә Дусай авылында зур хыяллар, максатлар белән үсә ул. Гомерлек ярын – Гүзәлиясен дә күршедән тыкрык артыннан гына таба. “Ирнең бәхете – хатыннан уңу, ә минем гаиләм – менә дигән, тылым нык. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, 44 ел яшәдек,”– ди әнә. Янында басып торган хәләл җефете дә: “Ышанычлы, таянычлы, беркайчан көнләшми һәм хәлгә керә белә торган ир булды Разин“, – дип елмая. Уллары Рәмзил Самара шәһәрендә эре спорт корылмасы төзелешендә баш инженер вазыйфасын башкара, кызлары Миләүшә – район үзәк хастаханәсенең алыштыргысыз акушер-гинекологы. Өч оныклары – зур шатлыклары.
Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый, Малмыжка, Иске Комазан мәктәпләрендә, СПТУда, “Яке“ совхозында директор, “Таң“ колхозда парторг, райкомда инструктор вазыйфаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә, яңалыкка, замана белән бер аяктан атларга омтыла. Тик тынгысыз, буйсынмас күңеле балалар янына, мәктәпкә ашкына, үзен укытучылыкта таба. Районда беренчеләрдән булып компьютер белән дуслашучы, информатика фәненә нигез салучы да – ул. Тормыш иминлеге дәресләре буенча республика конкурсларының даими җиңүчеләре дә – аның шәкертләре. Танк биатлоны буенча Россия күләмендә танылган Ринат Һадиев та аның укучысы икәнен искә алу да җитә. Шәһәребездә шахматны күз карасыдай саклаучы, үстерүче чемпион, исемен зур хәрефтән язарлык хөрмәтле ветеран, остаз, тарихи шәхес турында тәүлек буе сөйләрлек.
Яшь буынны рухи һәм физик яктан тәрбияләүдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда биргән гыйлемнәрен үзенең шәхси үрнәге, гамәлләре белән хәзер дә көн саен раслый Остаз. Оныгы Азат белән бергәләп шахмат уйнаганын, ипподром-стадионның чаңгы һәм йөгерү юлларында йөргәннәрен даими күрергә була.
Әйе, тирә-юнендәгеләрне шахмат тактасында гына түгел, тормышта да Җиңүче булырга өйрәтә. Мондый яшәү-күкрәүләргә тиң гомер һәркемгә дә бирелми...
–Җиңүләрем, бүләкләрем, чыннан да, күп, ләкин алар арасында күңелемә аеруча якыны, горурлык хисләремне кузгата торганы – “Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен“ медале. Туган ягымда яшәп, җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбияләүгә өлеш кертә алуым белән бик бәхетле мин. Шәкертләремне һәрчак мәгърифәткә, яктылыкка омтылырга, көр күңелле булырга, чуалган халәттән чыгу юлын ахыргача эзләргә, беркайчан-беркайчан бирешмәскә өйрәтәм. Юл, эзли торгач, барыбер табыла ул. Дөньяда бит үзең генә яшәмисең, дуслар бар, гаилә, – ди юбиляр.
Алсу Спиридонова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде.
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз