Быелның 1нче гыйнвареннан Россиядә аграрийлар өчен яңа канун канун гамәлгә керде.

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Быелның 1нче гыйнвареннан Россиядә аграрийлар өчен яңа канун канун гамәлгә керде. Аның нигезендә сатуга чыгарылачак эре һәм вак мөгезле терлекне, дуңгыз малын хуҗалык территориясендә, ишегалдында суярга рөхсәт ителмәячәк. Моның өчен махсус урыннар булдырыла. Безнең районда андый хезмәт әлегә шәһәрдә оешты. Бу хакта муниципалитет бинасында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

 

Районның баш ветеринар табибы Ринат Хәсәнов әйтүенчә, 2014нче елның 1 маеннан илдә яңа канун кабул иттеләр һәм ул быелның 1нче гыйнвареннан гамәлгә дә керде. Аның нигезендә ишегалдында, фермаларда, хуҗалыклар территорияләрендә эре, вак малны, дуңгызларны суярга рөхсәт ителмәячәк. Дөрес, ит үзең өчен булса, ягъни сатуга чыгарылмаса, бернинди үзгәрешләр дә юк. Рәхим ит, теләсә күпме суй да аша дигәндәй, ләкин итне базарда, ярминкәдә, кибеттә сатып бирергә телисең икән – ярамый, штраф салыначак.

Моның өчен махсус сугым пунктлары булдырыла. Анда терлекләрне шушы пункт хезмәткәре чалачак, ветеринар да шунда итне тикшереп, мөһер суга.

Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмәдә шушындый пунктны тиешле дәрәҗәдә булдыру хакында сөйләштеләр. Сугым пункты әлегә районда бер генә урында булдырылды. Ул шәһәрнең көньяк бистәсендә урнашкан.

Ветеринар табиб әйтүенчә, бу һавадан алынган кагыйдә түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында Таможня берлегенең техник регламенты һәм Евразия икътисади комиссиясе шурасы шундый тәртипләр таләп итә. Дәүләт шул рәвешле чирле мал итләренең кеше табынына барып эләгүен чикли.

Сугым пункты тиешенчә эшли башлагач, без бу темага һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International