Район мәдәният йортында Раштуа уңаеннан да чыршы бәйрәме узды. Кунакларга бай эчтәлектәге программа тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм чарасы мәдәният йортының тамашалар залында башланып китте. Сәхнәдә якшәмбе мәктәбе һәм композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе шәкертләре, укытучылар чыгыш ясый.
Раштуа чыршы бәйрәме Ксения Римляныни храмы хезмәткәрләре инициативасы һәм район җитәкчелеге теләктәшлеге белән үткәрелә. Кунакларны храм настоятеле Димитрий атакай һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова тәбрикләделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, тамаша күбесенчә аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен әзерләнгән. Программа җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Сабыйларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.
�8��(�tpvg�чә берничә көн алдан әзерләнә. Иман китабыннан Раштуа салаватларын кабатлый. 6 атна дәвамында ураза тоттым,- дип сөйләде.
Вера түтәй дини йолаларны кечкенә чактан үтәп килсә, яшьрәк буын вәкилләре, аларны күптән түгел генә торгыза башлаган.
Җирле яшьләр Раштуага үзләренчә әзерләнә. Бу бәйрәмнән соң сузылачак нардуганның –генераль репетициясе. Гыйнварның 7 сеннән 17 сенә кадәр егет һәм кызлар урамнарда йореп халыкны тәбрикли. Җырлый-бии. Кызлар күрәзәчелек белән дә мәшгуль. Булачак кияүне ачыклыйлар.