Түбән Сонда авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен мөһим булган тантана узды.

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Сонда авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен мөһим булган тантана узды. Ветеринарлар өчен төзелгән модульле фельдшер пунктын кулланылышка тапшырдылар. Объект республика программасы кысаларында сафка баса. 

Мамадыш районында мондый биналарның саны икәү булды. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек ветеринарлар пунктын республикада беренче булып Түбән Тәкәнештә кулланылышка тапшырдылар. Ачылыш тантанасы район башлыгы Анатолий Иванов, республика ветеринар лабораториясе директоры Марс Вәлиев һәм башка рәсми затлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, Тәкәнеш төбәге халкы катнашында уза.

Республика хуҗалыкларында һәм шулай ук шәхси секторда да терлекләрнең баш санын саклап калу өчен участок ветеринар хезмәтләрен ныгыту зарурлыгы килеп туды. Модульле фельдшерлык пунктлары челтәре терлекләр арасында куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймау максатыннан булдырыла. Әлеге инициатива белән Президент Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Район башлыгы Анатолий Иванов ассызыклавынча, әлеге тармакта кадрлар белән эшләү, белгечләрне җәлеп итү дә зарур. Яшьләр авылга кайтсын, анда төпләнсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Моның өчен беренче чиратта уңайлыклар тудыру мөһим. Җирлекләрдә ветеринар пунктлары төзү дә зур хезмәтнең бер өлеше.

Ветеринар участок Усали икътисадый зонасына караучы торак пунктларга, шушы төбәктә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмаларына хезмәт күрсәтәчәк.

Модульле бина “Азнакайнефтемаш” заводы җитештергән детальләрдән җыелган. Аны санаулы көннәр эчендә төзеп куйганнар. Биредә терлекләр һәм йорт хайваннары өчен операция бүлмәсе, ассиминатор пункты һәм даруханә урнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International