Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов Яңа ел уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгате юллады
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Хөрмәтле райондашлар, якташлар!
Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Яңа ел алды сәгатьләре, тормышның яңа этабына күчүне көтү вакыты – һәрвакыт үзенчәлекле. Бу дулкынландыргыч вакыт шәфкатьлелек, җылылык, иң кадерле теләгебезнең һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч белән сугарылган.
Яңа 2015нче ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел гади булмады, ләкин без аны лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез. Барлык юнәлешләрдә дә район сизелерлек үсештә булды. Тарихта тәүге тапкыр агросәнәгать тармагы сөт саву буенча республикада беренче урынга чыкты. Сәнәгатьтә дә мөһим вакыйга булды – керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Икътисади әйләнеш 9 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге сан муниципаль районыбызның тотрыклы үсеш курсы турында сөйли. Бу җиңүләрдә районыбызда яшәүче һәркемнең өлеше бар. Без бергәләп алдыбызга куйган максатларга ирештек, бергәләп кече Ватаныбыз хакына эшләдек.
Шәһәребез беренче тапкыр Россия масштабында иң төзек шәһәр дип табылды. Бүләк рәвешендә килгән акчалар Мамадышны тагын да төзекләндерүгә, гүзәлләндерүгә тотылачак. 2015нче елда Нократ Яр буе төзелешен шәһәрнең Ушма аръягында дәвам итәчәкбез, берничә паркны кулланышка кертәчәкбез.
Быел без төзелеш өлкәсендә дә зур күләмле эшләр башкардык. 25 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды. “Гражданнарның үзара салымы“ программасы нәтиҗәләре дә шатландырды. Якташларыбыз туган авылларын төзекләндерү буенча уртак эштә җаваплылык күрсәттеләр.
Социаль өлкә дә үз уңышлары белән сөендерә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә узып баручы ел революцион булды.
Балаларыбыз укуда һәм спортта яңа җиңүләр яуладылар. Монысы да - ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсе.
Туган ягыбыз хакына тырыш хезмәт куйган, үзенең көндәлек эшләре белән уңышларыбызны баеткан һәркемгә олы рәхмәт белдерәм.
Киләсе елда да без халкыбыз тормышын тагын да уңайлы һәм мул итү курсын дәвам итәчәкбез. Бу бәйрәм көннәрендә без киләчәккә өмет белән карыйбыз, уңышлы гамәлләр һәм зур үзгәрешләр көтәбез. 2015нче ел да нәтиҗәле эш елы, яңа үрләр яулау елы булсын!
Кадерле якташлар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим. Һәр гаиләдә мәхәббәт, килешү һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Яңа ел бәхет китерсен һәм иң кадерле теләкләрегез кабул булсын.
Бәйрәм белән Сезне, Дуслар!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде.
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз