Тормыш сынауларыннан сынмаган, сыгылмаган.

2014 елның 26 декабре, җомга

Тормыш сынауларыннан сынмаган, сыгылмаган. Сүзебез Түбән Яке авылында гомер кичерүче тыл ветераны Мәндүмә әби Шиһапова хакында. Бу көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Герое Мәндүмә әби Шиһапова мәһабәт йортта улы Нуретдин, килене Фәүзия, оныклары белән уртак тел табып имин генә гомер кичерә. Бу өйдә балалар, оныклар, оныкчыклар еш кунак булалар. “Минем өчен моннан да зур бәхет юк“,- ди Мәндүмә әби. Ә шушы көннәрдә кунаклар саны аеруча күп иде. Һәр кем юбилярны 90 яшь тулуы белән тәбрикләргә дип килә. Безнең иҗат төркеме дә шул исемлектә. Мәндүмә Шиһапова белән аның тормыш юлы, күргән михнәтләре, кичергән кайгы-хәсрәтләре, шатлык-куанычлары турында сөйләшеп алдык.   

“Тумышым белән Уразбахты авылыннан мин. Хәлле крәстиән гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Мин кечкенә чакта әни тол калды. Күпмедер вакыттан соң әнисе үзебездә ялчы булып эшләүче Хәлиулла исемле кеше белән гаилә корып җибде. Аларның уртак балалары булып, дөньяга кыз бала аваз сала.Үги әти барыбызны да тигез күрде. Какмады, сукмады”,– дип искә ала Мәндүмә әби.

Бала чаклары сугышка чаклы, сугыш чорларына туры килгәннәрнең язмышларында әллә ни  аермалык юк: ачлык, ялангачлык, авырлык-михнәтләр, 11-12  яшьтән кулларда урак...  Табигать биргән ризыкларны ашап үскәнгәдер, ул чорларда туган буын 70 яшьтән узсалар да, авыртулардан зарланырга яратмыйлар. Кайда ашарга яраклы үлән тапканнар, барысын да ашаганнар бит алар.

“18 яшемдә Түбән Яке авылына Фазылҗан исемле иргә кияүгә чыктым. Баксаң, аның авылда тагын бер гаиләсе булган икән. Аңардан бер-бер артлы өч кыз бала таптым. Көннәрдән бер көнне Фазылҗан ике хатынына да шарт куйды: кем беренче булып малай тудыра, ул шуның янында яшәп калачак. Мин ир бала таптым. Кызганычка каршы, сабыйның гомере генә озын булмады”,- ди Мәндүмә әби.

Иптәше Фазылҗанны да язмыш сыный. Аңа күршедәге бер авылда бозык кертәләр. Өч бала белән ятим калган хатын Түбән Соннан килгән “шабашниклар“ бригадасындагы Фәсәхетдин атлы балта остасын йортка кертә. Бу узган гасырның илленче еллар уртасы була. Икенче ире бер уч бодай урлап төрмәгә эләгә.

“Аны ирегеннән мәхрүм иткәндә биш бала белән калдым. Фәсәхетдин белән яшәгәндә биш уртак балабыз туды – өч малай һәм ике кыз. 1963нче елда гаиләбез зур сынау алдында калды. 16 яшьлек кызыбыз Гөлфирә егылып имгәнде. Дәвалауларның да файдасы булмады, ул гомерлек инвалид булып калды”,- ди Мәндүмә әби.

Ветеранның узган гасырның туксанынчы еллары башыннан кичергәннәрен сөйләп бетерерлек кенә дә түгел.

“1996нчы елда Бөек Ватан сугышында катнашып, төрле яралар алган Фәсәхетдин 83 яшендә гүр иясе булды. Аның вафатыннан соң уналтынчы көндә кызым Гөлшәһрә авырудан үлеп китте. Шул елның октябрь аенда милициядә эшләүче 28 яшьлек улым югалды. Яңа гына туган баласын кулына алып сөяргә дә өлгермичә калды ул. Айдан артык эзләделәр аны.

Котыш елгасы буенда табып алдылар. Икенче елны өч баласын калдырып улым Мансур трактор астында һәлак булды”,- ди Мәндүмә әби.

Тугыз баласының бишесен югалткан, Яр Чаллыда яшәүче кызының малаеның вафаты – болар барысы да Мәмдүнә әбинең йөрәге аша узган зур югалтулар. Шулай булса да, ул сынмый һәм сыгылмый.

Мәндүмә әби якыннары гына түгел, ә авылдашлары арасында да зур хөрмәт казанган. Аны яраталар һәм үз итәләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International