Мамадыш Яңа елга әзерләнә.

2014 елның 26 декабре, җомга

Мамадыш Яңа елга әзерләнә. Бу көннәрдә шәһәр урамнарында, оешма-предприятиеләр территорияләрендә кар һәм боздан ясалган сыннар сәгатьләп түгел, ә минутлар артты. Һәр коллектив иҗади сәләтен, фантазиясен тулысынча эшкә җиккән.

Үзәк мәйданда боздан диварлар төзелеп килә. Ул урман гүзәлен ике яктан ышыклап торачак. Сүз уңаеннан, быел төп чыршының озынлыгы 16 метрны тәшкил итә. Аны Кама урманчылыгыннан кайтардылар. Чыршыдагы утлар бу атнаның җомгасы, ягъни 26нчы декабрь кичендә кабыначак. Бәйрәм 18 сәгатьтә башлана. Ачылыш уңаеннан сезне концерт программасы көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International