Шәһәрдәшләребезне бу атнада да авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.

2014 елның 26 декабре, җомга

Шәһәрдәшләребезне бу атнада да авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар. Шимбә көнне ул бәйрәм алдыннан чираттан тыш уздырылачак. 27нче декабрь көне иң элек графикка кертелмәгән иде. Ә хәзер узган атна ярминкәсе хакында.

Усали икътисадый зонасы авыл җирлекләре үткәргән чираттагы ярминкә ассортиментның байлыгы белән аерылып торды. Бу юлы ит һәм сөт продуктлары аеруча күп иде. Ярминкәнең сәгать 8дә генә башланасы хәбәр ителсә дә, гадәттәгечә, шәһәр халкы сәүдә рәтләрен бер сәгать алдан ук сырып алды. Яке авыл җирлеге хезмәтчәннәре күп итеп алып килгән пироглар, тозланган һәм маринадланган гөмбәләргә дә сорау зур булды.

Мамадыш урманчылары халыкка тәкъдим итәргә чыршылар да алып чыкканнар иде. Аларны да бик тиз алып бетерделәр ярминкәдә.

Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов ярминкә белән танышканда шәһәрдәшләребез белән сөйләшкәннән соң: “Графикта булмаса да, 27нче декабрь көнне– бәйрәм алдыннан тагын бер ярминкә үткәрәбез”,–дип белдерде.

Бу көнне музыкаль программада халыкны Кыш бабай белән Кар кызы да котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International