Бүген төбәгебезнең алдынгы укучыларын район башлыгы Анатолий Иванов хөрмәтләде. Уку, спорт һәм мәдәният тармакларында зур уңышларга ирешкән 330 бала өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Әлеге чара район мәдәният йорты сәхнәсендә узды.
Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре – фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне–алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та искәртте.
–Сез һәр җиңүегез белән район дәрәҗәсен күтәрәсез! Зур рәхмәт сезгә! Ә без үз чиратыбызда сезнең өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз,– диде Анатолий Иванов.