Исерек мамадышлы кул бармакларын өшеткән

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтенә 245 мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. 17нче декабрь көнне бер райондашыбыз реанимация бүлегенә, икенче көнне тагын бер якташыбыз “ГЛПС“ диагнозы белән Казан хастаханәсенә госпитальләштерелгән. 
 
“03“ хезмәткәрләре хисап чорында Ак чишмә авылына да чакыру ала. Шушы торак пунктта яшәүче 1955нче елгы ир-ат исерек хәлдә кул бармакларын өшеткән. Аны хирургия бүлегенә алып киләләр. Бүгенге көндә авыруның хәле тотрыклы, дип хәбәр иттеләр.
 
18нче декабрь көнне бер ир-ат М-7 трассасындагы “Сай кичү“ базарында, 20нче декабрьдә көрәшче яшүсмер Түбән Ушмадагы спорт комплексында тән җәрәхәтләре алу сәбәпле табибларга мөрәҗәгать итәләр.
 
21нче декабрьдә ашыгыч ярдәм хезмәте юл-транспорт һәлакәте урынына чыга. Күңелсез хәл М-7 трассасының 971нче чакрымында искәртелгән. Нәтиҗәдә, 1939нчы елгы хатын-кызның янбашы сөякләре сына. Аны Алабуга хастаханәсенә озаталар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International