Мамадышлыларны “Уңыш“ җәмгыяте тәбрикләде

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының “Уңыш“ Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе В.Г.Мәхмүтов районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменә котлау хаты юллады.

Анда түбәндәге юллар бар: “Хөрмәтле Анатолий Петрович! Шәхсән Сезне һәм Мамадыш районының волейбол буенча хатын-кызлар командасын 11-14нче декабрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында үткәрелгән волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында өченче урынны яулавыгыз белән котлыйбыз. Районыгыз спортчыларына алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр телибез“. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International