2014 нче елның 05 нче нояберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Гаилә” дәресләренең чираттагысын “Өмет” социаль приютында уздырдылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәре чыгышын балаларның хокуклары, хокукка сәләтлелек вакытлары турында сөйләп башлады.
Чираттагы сүзе исә ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында булды. Укучыларны аеруча 2013 һәм 2014 нче елга китерелгән статистик мәгълүматлар кызыксындырды. Иң яшь ана-ата, кияү һәм кәләш, районда аерылышу сәбәпләре рейтингы – бер мәгълүмат та читтә калмады.
Зур игътибар гаилә статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштыруга бирелде. Балалар проектор экраныннан ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән фотоотчетларны аеруча кызыксынып карадылар.
Бәхетле никах һәм гаиләнең асыллары да алар өчен актуаль иде, чөнки кызганычка каршы, бу балалар барысы да бүгенге көндә гаиләләрендә низаг кичерә.
Дәрес ахырында барлык укытучылар һәм балалар рәхмәтләрен белдерделәр. Хәзерге вакытта сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар белән ЗАГС бүлегенә экскурсиягә килү теләген җиткерделәр.