Үсәли авыл җирлегенә 6 авыл керә, шуның 3 авылында, Үсәлидә, Югары Кыерлыда, Бүрсет Сукачида матур итеп заманча салынган мәчетләр эшләп килә, алар халыкка хезмәт итәләр. Шушы Изге Корбан аенда имамнарыбыз тарафыннан , иганәчеләрнең матди ярдәмнәре белән, корбан чалынып аш-мәҗлесләр уздырылды.
Шушы көннәрдә Югары Кыерлы авылында, шул авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер итүче Булат Габделкадыйр улы Гәзизовның булышлыгы белән Корбан ашы мәҗлесе уздырылды. Авыл халкының олысы- кечесе бу чарада үзенә рухи байлык туплады, Изге Коръәннән укылган сүрәләр , аятьләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Шушындый мәҗлес оештырып , халыкны зурлаганөчен, Булат Гәзизовка эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.