Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Төштәге рас килә
2014 елның 31 октябре, җомга
Яңа йортлар гына түгел, терлекчелек биналары да файдалануга тапшырыла башлады районыбызда.
Җитәкчесе Фәрхат Гаяновның тырышлыгы белән, “Трудовик“ хуҗалыгы орлык үрчетү белән шөгыльләнә башлады һәм матур гына күрсәткечләргә ирешә. Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясенә дә керделәр, басуларында сынау максатыннан төрле сортлар һәм культуралар үстерелә башлады. Хәзер инде хуҗалык “Трудовик-орлык“ агрофирмасы дип атала. Ул районыбызны гына түгел, республиканы да югары репродукцияле орлыклар белән тәэмин итә.
–Ел саен мең тоннадан артык орлык сатабыз. Игенчелек 30 процент рентабльлелек белән бара. Игенчелектән кергән табышны терлекчелек “ашап бетереп“ бара торган иде. Түбән Ушмада Рифат Мәхмүтовичның комплексында булганда терлекчелекне болай да оештырып була икән, дип карап йөрдем һәм үзебездә дә аңа ныклап тотынырга булдым. Комплекстагы бер корпуска реконструкция башларга җыенгач та, киңәшергә Рифат Мәхмүтовичның үзен чакырдым. Киңәшләрен бирде, рәхмәт аңа,
– ди
җәмгыятьнең генераль директоры Фәрхәт Гаянов
. Реконструкция эшләрен башлап җибәрүләренә ярты ел да юк икән әле. Ә ул инде тулысынча әзер. Маллар урнаштырыла башлаган. Башта тиресен чыгарганнар. 400 “КамАЗ“ тирес түгелгән аннан. Төзүчеләр белән җитәкчелек иткән Назыйм Сафин сүзләренә караганда, элекке бинаның стеналары гына калган. Тәрәзәләрен ачыла торган итеп эшләгәннәр. Җаһазларны Ижау фирмасы алып килеп урнаштырган. Хәзер анда 450 баш сыер тотып була. Савым урыннары корпусның уртасына көйләнгән. Тирес Түбән Ушма комплексындагы кебек сыек хәлгә китерелә. Аларны басуларга махсус сыемлы машина чыгарачак.
–Без гадәттә йортлар, социаль объектлар ачабыз. Республикада сыер абзарларын, сенаж базларын ремонтлау буенча да программалар эшли башлады. Быел “Усалиагрохимсервис“та һәм менә “Трудовик“та берәр корпуска реконструкция ясап барыбызны да сөендерделәр. Сөт җитештерүдә республикада беренче урынга нигездә Рифат Мәхмүтовның тырышлыгы белән чыккан идек. Башка хуҗалыкларыбызның да терлекчелекне күтәрүгә алынулары бик сөенечле. Фермаларыбызда да кул хезмәтенең өлеше акрынлап кими бара
, – диде әлеге корпусны файдалануга тапшыруда катнашкан
муниципаль районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов
. Реконструкция эшләре уналты миллион сумга төшкән. Республика программасында катнашкан өчен өч миллион йөз мең сумы кире кайткан. Җиһазлар алган өчен дә ике миллион сумга якын субсидия килгән.
–Төш күргән идем. Имеш, бөтен корпуслар да маллар, сенаж белән тулган икән. Терлекчеләр “танкер“ тулды, сөт салырга тагын савыт кирәк, диләр. Бүген 240 савым сыерыбыз бар. Саннарын арттырачакбыз. Быел кыш ук көн саен өчәр тонна сөт җитештерә башларга исәп. Икече корпуска да бәлки реконструкция үткәрә алырбыз,
– дип Фәрхәт Рәфгатович планнары белән дә уртаклашып алды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз