Мамадыш районында гомер итүче гасырның ишьтәше Маһиямал Вәлиуллина 100-яшьлек юбилеен каршы алды

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Мамадыш районы Шадчи авылында гомер итүче Маһиямал Вәлиуллина үзенең 100 яшен каршы алды. Юбилярны беренчеләрдән булып җирлек башлыгы Елизавета Капитова тәбрикләде.

Маһиямал Закир кызы кечкенәдән якын кешеләрен югалтуны татыган кеше. 5 яшендә әтисе вафат була, кечкенә кызчыкны абыйсы үстерә. Чибәр Маһиямал 18 яшендә авылдашы Һадиуллага кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ире вафат булса да, юбиляр әби 22 оныгы һәм оныкчыгына куанып яши.

Гасырның яшьтәше булуына карамастан, Маһиямал апа хуҗалык эшләрендә дә бик булыша. Ялларга кайткан балалары-оныкларына мунчаны да үзе яга,  “фирменный” бәлешен дә үзе пешерә.

Юбилярыбыз бугенге тормышыннан бик кәнагать. Балаларына, авылдашларына игътибарлары, ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International