Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм 28 авыл җирлеге сәркәтипләре АИС ЗАГС программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәнделәр

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 нче елның 28 нче октяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм 28 авыл җирлеге сәркәтипләре өчен 2 нче номерлы шәһәр мәктәбе бинасында уку үткәрелде. АИС ЗАГС программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәнү нигезләрен  “Центр” компаниясе вәкиле Тимур Вәлиев аңлатты.  Ул яңа программаның бар асылларын яхшылап сөйләде, барлык сорауларга җавап бирде. Киләчәктә дә компаниянең һәр хезмәткәре  туган сорауларга җавап бирергә, барлыкка килгән проблемаларны чишәргә һәрчак әзер булуын ассызыклады.

Алган белемнәр яңа программага тиз һәм авырлыксыз күчергә һичшиксез ярдәм итәр дип ышанасы килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International