“Җиңүле май” проекты кысаларында чираттагы чыгыш

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
“Җиңүле май” проекты кысаларында шәһәр оешма–предприятие коллективлары театральләштерелгән тамашалар белән халыкны сөендерүләрен дәвам итәләр. Бу атнаның пәнжешәмбесе, ягъни 30нчы октябрь кичендә сезне чираттагы чыгыш көтә. 19 сәгатьтә район мәдәният йорты сәхнәсендә “Нухрат” балалар бакчасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, күпфункцияле үзәк, социаль иминиятләштерү бүлеге коллективлары чыгыш ясаячак. Тамаша совет чоры фильмы нигезендә әзерләнә. Актив тамашачы өчен супербүләк тә каралган. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International