“Олимпиада–100” фестиваленең яңа сезоны башланды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Мәктәп коллективлары арасында узучы “Олимпиада–100” фестиваленең яңа сезоны башланды. Быел укучыларның күрсәткечләре “ГТО” физкультура–сәламәтләндерү комплексына да барачак. Моңа бәйле рәвештә, спорт төрләрендә үзгәрешләр дә бар.

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән уздырылучы “Олимпиада–100” проекты укучыларда зур кызыксыну уятты. Мөгаллимнәр әйтүенчә, хәзер белем бирү учрежденияләре үзара кызу көрәш алып бара. Бу атнада яңа сезон башланып китте. Укучылар өчен тәүге сынау урыннан ераклыкка сикерү. Ә беренче һәм икенче сыйныфларда белем алучылар моңа өстәп 30 метр ераклыкка йөгерә.

“Олимпиада–100” программасы эшли башлаганга берничә генә ел узса да, ул педагогик коллективлар арасында популярлык казанды. Аның кысаларында 1нчедән–11нче сыйныфка кадәрге укучылар башка мәктәпләрдәге яшьтәшләре белән үзара спортның дистәдән артык төре буенча көрәшәләр. Сынаулар махсус график нигезендә кабул ителә. Һәр мәктәпкә дә мәгариф бүлегеннән белгеч һәм зонадагы башка уку йортларыннан физкультура фәне укытучылары килеп, теге яки бу төрдән имтихан кабул итәләр. “Олимпиада” узучы мәктәп мөгаллимнәре чыгышларны читтән генә күзәтә.

–“Олимпиада–100” фестивален 3нче санлы мәктәп базасында ачып җибәрдек. Быел бәйгегә “ГТО” физкультура–сәламәтләндерү комплексы төрләре дә кертелде. Бу турникта тартылу, идәннән гәүдә белән этелү, өлкән сыйныфлар өчен утлы коралдан ату, һ.б. Дистанцияләрдә дә үзгәрешләр бар. Нормативларны кабул итү министрлык төзегән график буенча уза,– ди Лариса Габитова. 
Укучыларның күрсәткечләре шунда ук теркәлеп барыла. Азактан, һәр мәктәпнең нәтиҗәләрен чагыштырып булачак. 

–Әлеге проект эшли башлагач, укучыларда спортка караш тагын да артты. Хәзер аларда кызыксыну хисе көчле. Һәр сыйныфның үзен күрсәтәсе, яхшы урыннар аласы килә. Шунлыктан, ныклап әзерләнәләр. Ә моның өчен мөмкинлекләр тудырылган,– ди 3нче санлы мәктәпнең физик культура фәне укытучысы Николай Мазилов.
“Олимпиада–100” спортның дистәдән артык төрен колачлый. Шорт–тректан кала, барлык төрләр буенча күрсәткечләрне кабул итү мәктәпләрнең үз базаларында үтә. Нәтиҗәләр белән уку йортларының фойесына урнаштырылган стендларда танышырга мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International