Якташыбыз Михаил Просвирнин истәлегенә ачык турнир узды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Районыбыз чираттагы спорт бәйгесен кабул итте. Түбән Ушмада Советлар Союзы Героен турнир үткәреп искә алдылар. 

Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ирекле көрәш буенча Советлар Союзы Герое, якташыбыз Михаил Просвирнин истәлегенә ачык турнир уздырды. Түбән Ушма авылындагы “Дружба” спорт комплексы келәмнәренә безнекләрдән тыш тагын алты төбәк спортчылары чыкты. Ачылыш тантанасында район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов һәм башка рәсми затлар көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Бәйгеләрдә 1999-2001, 2002-2004нче елларда туган малайлар һәм 1998нче елда туган һәм яшьрәк кызлар катнашты. Шәһәребездәге көрәш буенча спорт мәктәбе директоры Руслан Имамиев сүзләренә караганда, әлеге ярышларның максаты остазларыбызның шәкертләре белән үткәргән күнегүләренә анализ ясау, кимчелекләрне барлау булган. Иртәдән кичкә чаклы барган турнирда ике йөздән артык “ирекле“көч сыный. Турнирда барлыгы 21 үлчәү категориясендә бил алыштылар.  
 Кайбер авырлык категорияләрендә призлы урыннарга башка төбәкләрдән килгән спортчыларның гына ия булуы, бәйгеләрнең җитди төсмер алуы турында да сөйли. Ярыш нәтиҗәләре буенча, безнең 12 спортчыбыз пьедесталның югары баскычына күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International