Шәһәребезнең Нократ яр буенда чираттагы хезмәт өмәсе узды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Шимбә көнне дистәләп оешма–предприятие коллективлары  балта һәм пычкылар белән коралланып, территорияне агачлардан һәм куаклардан чистарттылар. 

Дөрес, мондый эшләр спиртзаводы артындагы участокта атна дәвамында тынып тормый. Алдан хәбәр ителгәнчә, киләчәктә биредә ял паркы булыр дип фаразлана. Өмә барышында төптән чабылган куаклар өемнәргә җыелды, ә утынга ярардайларын теләгән кешегә килеп алу мөмкинлеге бар. 
–Төрле оешма–предприятие вәкилләре катнашында мондый өмәләр һәркөнне диярлек үткәрелә. Коллективлар бу максатларга билгеле санда хезмәткәрләр бүлеп бирәләр. Биредә участокны чистарту эшләре башкарыла,– ди район башкарма комитетының финанс инспекторы Валерий Кузнецов. 
Мондый өмәләр Нократ яр буенда бу атнада да дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International