Тимер атлар бәрелеште

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Мамадыш районында кабаттан тимер атлар бәрелеште. Юл–транспорт һәлакәте Красногорка авылы янәшәсендә, Кукмара һәм Түбән Ушмага илтүче юллар киселешендә искәртелә.
 
Юл чатында “УАЗ Патриот” һәм “УАЗ 452” маркалы автомобильләр бәрелешкән. Соңгысының төп юлдан хәрәкәт итүе була. Ә “Патриот” Ушма юнәлешендә барган. Һәлакәт урынына коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Аларның ярдәме бу очракта кирәк булмый, ә менә ашыгыч ярдәм хезмәте бик тә урынлы. “Буханка” йөртүчесен район үзәк хастаханәсенә госпитализациялиләр.
“Патриот” йөртүчесе зыян күрмәгән. Аның әйтүенчә, һәлакәткә кояш нурлары сәбәпче. “Күзләрне чагылдырды”,– дип искәртте ул. Күңелсез вакыйга урынына килүчеләр белдергәнчә, юл чатына кичекмәстән светофор урнаштыру зарур.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International