Район мәдәният йортында яңа сезон ачылды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Район мәдәният йортында яңа сезон ачылды. Бу уңайдан мамадышлылар хозурына “Кызык эзләп юбилейга, яки берьяклы билет” музыкаль тамашасын тәкъдим иттеләр. 

Район мәдәният йортында яңа сезон ачылу дип әйтү бәлки дөреслеккә туры да килеп бетмидер. Чөнки әлеге тармак хезмәткәрләренең дә эшләре ел әйләнәсе тынмый. Быелга да планнары шактый аларның.
Соңгы елларда мәдәният хезмәткәрләре яңа сезонны “Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз” дип исемләнгән тамаша белән ача иде. Аның берничә сериясе тәкъдим ителде. Ә быелгысына “Кызык эзләп юбилейга, яки берьяклы билет” исеме бирелгән. 

Театральләштерелгән тамаша төгәлләнгәч, кичәне яшь җырчы Рөстәм Хәсәнов башкаруындагы җырлар дәвам итте.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Валерий Шрыков әйтүенчә, быелгы сезон да мәдәни чараларга бай булачак. Инде мәгълүм булганча, һәр оешма–предприятие коллективы театральләштерелгән тамаша, авыл җирлекләре спектакльләр әзерли. Моннан тыш, графигыбызда концерт–тамашалар да мулдан,– диде Валерий Шрыков. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International