Мамадышта сугыш чоры балалары өчен һәйкәл төзелә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Безнең телеканал шәһәребездә тагын бер һәйкәл төзеләчәген хәбәр иткән иде инде. Ул сугыш чоры балалары өчен торгызылачак. Шушы көннәрдә объект урынында тәүге эшләр башланды.

Бөек Ватан сугышында башларын салган, яки фронттан кайткач вафат булган солдатлар хөрмәтенә һәр җирлектә дә һәйкәлләр бар. Ә менә сугыш елларындагы барлык авырлыкны үз җилкәләренә күтәргән, яшьтән иң җаваплы нокталарда эшләгән балалар өчен мондый һәйкәл юк иде әле. Ниһаять, бу көннәрдә объект урынында төзелеш эшләре башланды. Ул шәһәр үзәгендәге мәңгелек ут белән мемориал танк арасындагы мәйданчыкта торгызыла. Сугыш чоры балалары һәйкәленең авторлары– районның баш архитекторы Рамил Миңнеханов һәм скульптор Хәмит Миңнегалиев. Без хәбәрләр чыгарылышында сезне булачак комплексның макеты белән таныштырган идек инде. Композициядә төп геройлар хат ташучы кыз, әни кеше һәм аның улы булачак. Һәйкәл гранит материалдан эшләнә.

Киләсе елның апрель аена төзелеш эшләрен тәмамларга ниятлиләр. Һәйкәл ачылышы Җиңү бәйрәме көненә планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International