Иң бәхетле көннәре

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

     2014 нче елның 25 нче октябре көнне Кече Кирмән  авылында гомер итүче Газизов Каюм Газиз улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән котларга барлык балалары да кайткан иде.

      Каюм Газиз улы 1929 нчы елны Югары Сон авылында дөньяга килә.  1950 нче елда Кече Кирмән кызы Сабирова Вәрига Мияссар кызы белән тормыш коралар.6 бала( 5кыз, 1 малай) тәрбияләп үстерәләр.

Ø 1955 нче елгы кызы Фирдания Мамадыш шәһәрендә яши, 1 малай һәм 2 кыз үстерә.

Ø 1957 нче елгы тумыштан гарип Фирдәвес исемле малае 2003 нче елда 46 яшендә үлеп китә..

Ø 1959 нчы елгы кызы Фирдәүсә Түбән Кама шәһәрендә яши, кыз һәм малай үстерә.

Ø 1961 нче елгы кызы Вәсилә Мамадыш районы Норма урман хуҗалыгында яши, 2 кыз һәм 1 малае  бар.

Ø 1963 нче елгы кызы Әлфия Мамадыш районы Югары Сон авылында яши, 3 кыз үстерә.

Ø 1966 нчы елгы кызы Гөлнәзирә Мамадыш шәһәрендә яши, 1 малай һәм 2 кызы бар.

Бүгенге көндә Каюм абыйның 5 баласы, 14 оныгы, 17 оныкчыгы яратып сагынып кайтып торалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International