2014 нче елның 27 нче октяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә” дәресләренең чираттагысы узды. Дәреснең тыңлаучылары - 1 нче номерлы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова чыгышын ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләп башлады. Залда утыручы балаларның күбесе теркәлгән акт китабын үрнәк итеп күрсәтте.
Укучыларны аеруча 2013 һәм 2014 нче елга китерелгән статистик мәгълүматлар кызыксындырды. Иң яшь ана-ата, кияү һәм кәләш, районда аерылышу сәбәпләре рейтингы – бер мәгълүмат та читтә калмады.
1960 нчы елдан алып 2013 нче елга кадәр язылышу һәм аерылышу күрсәткечләре буенча төзелгән чагыштырмача таблица хәтта укытучыларны да гаҗәпкә калдырды (1960 елда язылышу- 844, аерылышу – 22, 2013 елда – язылышу -299, аерылышу- 132).
Бәхетле никах һәм гаиләнең асылларын ГХАТ хезмәткәре тарафыннан балалар бик игътибарлап һәм кызыксынып тыңладылар. Дәрес ахырында барлык катнашучылар рәхмәтләрен, янәдән очрашуга өметләрен җиткерделәр.