22 нче октябрь көнне иртән иртүк Түбән Шүләңгер авылыннан 37 кеше Экскурсиягә кузгалды һәм Болгар җирен үз күзләре белән күреп кайтты.
Экскурсия барышында Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдылар. Бу биналар–борынгы архитектура һәйкәлләре. Мавзолейларда югары дәрәҗәле кешеләрнең гарәп хәрефләре белән биографияләре язылган кабер ташлары урнашкан. Ак пулат белән Кара пулатның да тарихы кызыклы.
Болгар шәһәре–һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу– авыл халкы өчен зур шатлык. Бу сәяхәт күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамны һәм кызыксынуны тагын да арттырды.
Экскурсиядән һәркем канәгать калды. Автобус шоферы да юлда бик җайлы йөртте. Клуб мөдире Гөлшат Рашитовна һәрбарчасын барлап, кайгыртып торды. “Сәяхәтебез бик истәлекле булды. Мамадыш мәгариф бүлеге мөдире Ришат Робертовичка , барлык оештыручыларга алланың рәхмәте яусын”, – диделәр Изге Болгардан кайтучылар.