Аграрийлар һөнәри бәйрәмнәрендә дә эш турында сөйләште

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Җыеп алынган ашлык ике тапкырга күбрәк, сөт җитештерү буенча үсеш 120 %, терлекләр 241 башка арткан. Авыл хуҗалыгы оешмаларының тугыз айда ирешкән күрсәткечләрен узган елның шул чоры белән чагыштырып анализладылар.  Районкүләм семинар-киңәшмә “Усали АХС” җәмгыяте базасында үтте.

Гадәттәгечә, эшлекле чараның төп катнашучылары авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш белгечләр иде. Семинар район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә уза. Сөйләшүне “Усалиагрохимсервис”ның терлекчелек фермасында башладылар. Иң элек чарадагылар алдында районның ветеринар берләшмә вәкилләре чыгыш ясады.
-Ел дәвамында бер баш сыерга профилактика чаралары өчен уртача 1800 сумлык дарулар тотылырга тиеш. “АПК Азык-төлек программасы”нда, мәсәлән, бу сан 2300 сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта, 50-80 сум гына тотучы хуҗалыклар да бар. Моның нәтиҗәсе терлекләрнең продуктлылыгында чагыла. Сумны жәлләп, меңне югалталар,– диде районның баш ветеринар табибы Ринат Хәсәнов.
Семинарда катнашучылар “Усали АХС”ның төзекләндерелгән сыерлар абзарында да булды. 200 баш терлеккә исәпләнгән бина республика программасы ярдәмендә ремонтланган. Җәмгыять директоры Рашат Фазылов әйтүенчә, бу эшләргә барлыгы 7 млн. сум акча тотканнар. Объектның түбәсе алыштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр, тирес чыгару линиясе, вентиляция юллары куйганнар, сөт саву җиһазлары яңартылган, идәнгә резин плитәләр түшәгәннәр.  
Хуҗалыкның машина-трактор паркында техникаларны кышкы саклауга кую,  ындыр табагында чәчүлек материал әзерләү дәрәҗәләрен бәяләделәр.
Эшлекле чараның пленар өлеше “Усали АХС”ның административ бинасында үтте. “Кышлату чорына күчү һәм быелның тугыз аенда районның авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән күрсәткечләрне анализлау” темасы буенча төп доклад белән Ильяс Гаптрахимов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе искәртүенчә, бүген әлеге өлкә үсеш кичерә. Моны белгечләр китергән саннардан да күрергә мөмкин. Без сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтенә күтәрелдек. Ә савым сыерларның продуктлылыгы буенча район беренче урында.
-Быел игенчеләребез барлыгы 90600 тонна икмәк җыеп алды. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Кыр батырлары бер гектардан уртача 24,3 центнер ашлык суктырдылар. Тугыз айда 31881 тонна сөт җитештерелде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 120 %,– диде Ильяс Гаптрахимов.
Ел башыннан 1941 тонна ит җитештерелгән. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермерлык хуҗалыкларында бүген 22110 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу узган елга караганда 241 башка күбрәк. Терлекләрнең 8762 савым сыерлары. Агросәнәгать тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы бүгенге көндә 12269 сумны тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 26 %.
Семинарны йомгаклап, район башлыгы терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы кимендә 700 грамм булырга тиеш, дип искәртте. Малларны көндәлек ашату рационына жмых кертү зарурлыгын да ассызыклады ул. Киләсе елга игенчеләр алдында бөртеклеләрнең мәйданын 50 мең гектарга җиткерү бурычы тора. Анатолий Иванов пай җирләре темасын да күтәрде. “Бер гектар өчен кимендә 500 сум түләргә кирәк. Быелгы уңышлы сезонда моны сузып йөрү гөнаһ булачак!”– диде җитәкче.
-Аллага шөкер, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында кайсы өлкәне генә алма, гомумән, барысында да “плюс” белән баралар. Әмма бу әле соңгы чик түгел. Сөт, ит җитештерү буенча резервлар да бар. Кышлату чорына әзерлек яхшы булды. Терлек азыгы күләме буенча без республикада икенче урында,– диде Анатолий Иванов. Соңыннан, район башлыгы аграрийларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар теләде, алдынгыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International