Яңа трассалы булачакбыз

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Мамадышта таудан чаңгы белән шуу юлын төзү темасына тагын әйләнеп кайттылар. Район җитәкчеләре әлеге проектны курьерлык итәчәк белгечләр белән очрашты. “Гасыр төзелеше“турында сөйләшкәндә рекреацион зонаны оештыру урыны да үзгәрде. “Кече тау“ шәһәр стадион-ипподромыннан ерак булмас, дип күзаллана.

 

Планнар турында сөйләшүгә хәтта бульдозерлар гөрелтесе дә комачауламый. Әлеге бушлыкта кыю идеялар туа. Аларның һичшиксез тормышка ашачагына шик юк. Чөнки бездә башкача була алмый. Беркем дә конкрет вакытны әйтми, әлегә сызымнарга карарга да тәкъдим итмиләр. Әмма процессның кайдан башланачагы билгеләнгән. Төп эшләр белән Россиядә һәм СНГ илләрендә канатлы юллар проектлау, җитештерү һәм төзү, шулай ук карландыру системасы һәм кар тыгызлагыч техника системасын реализацияләүдә лидер булган “СКАДО“ компаниясе шөгыльләнәчәк. Аның карамагында шундый 10 объект бар.

Инт рус

–Мамадыштагы объект нәрсәсе белән үзенчәлеклеме? Моңа кадәр без корылмаларны шәһәрдән шактый читтә торгыздык. Ә сездә торак пунктның янәшәсендә генә. Стадион да бар. Бу тулы бер комплекс булачак. Табигатегез матур! Димәк, киләчәктә туристларны да җәлеп итәчәксез, дигән сүз. Объектны сафка бастыргач, үзебез үк сынап караячакбыз,– ди “СКАДО” ЯАҖ проект–конструкторлау департаменты директоры Юрий Рыпинский.

Самарадан килгән кунаклар трассаның шәһәргә матурлык өстәячәгенә, аның туристларда гына түгел, инвесторларда да зур кызыксыну уятачагына ышаналар. Очрашуны тарихи вакыйга дип атадылар. Шуңа күрә ул истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.  

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International