Танк биатлоны буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе Ринат Һадиев укучылар белән очраша

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Танк биатлоны буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе Ринат Һадиев кабаттан кадрда. Берничә көн элек илебез экипажы командиры тормышы артыннан “Россия 1” телеканалы күзәтеп барырга тәкъдим итсә, бүген яшь егетне Мамадыш урамнарында очратырга мөмкин. Якташыбызны тегендә дә, монда да күрсәтәләр, дип аптырар кайберәүләр. Әмма эш шунда, Ринат туган шәһәренә армиядән, журналистлардан, видеокамералардан аерылып, ял итәргә дип кайткан. Алдагы сюжетыбыз дөньяның иң яхшы танкчысы белем алган беренче санлы мәктәптә әзерләнде.

Татарстанга Ринат берничә көн элек кайткан. Ул хәзер дә шундый ук сабыр, тыйнак, ди аны белүчеләр. Такта янында басып тору хәзер алай ук куркыныч түгел, әмма сорау икеләтә: Ринатның тормышы, уңышлары белән мөгаллимнәр дә, укучылар да кызыксыналар. 
Лайф
Танк биатлоны олимпия уеннары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мөмкин. Әмма Ринат Һадиев аларда башка катнаша алмый. Сүз уңаеннан, 23 яшьлек мамадышлы хәзер взвод кына түгел, ә тулы бер ротаның командиры. Даими йөгерүләр, сикерүләр нәтиҗәсендә бераз гына арган булуын да яшерми. Хыялы– дәүләт оешмаларында хезмәт кую. Илнең саклану министрлыгыннан эшлекле тәкъдим дә килеп ирешкән.
Туган мәктәбендә үткәрелгән “Тормыш дәресе”нә Ринат әтисе белән килде. Яшь геройга хәрби училищега укырга керергә нәкъ менә Мансур абый киңәш иткән була.

Ринат Һадиев мәктәптә укыган чагында яхшы спортчылар исемлегендә йөргән. Ә менә укырга бик яратмадым, ди ул. Бүген аннан автограф алырга ашыгалар. Танк йөртү остасы дәфтәр битләренә, көндәлек читләренә имзасын калдыра.
Ә уку йортының 1нче катында егетне тагын бер сюрприз көтә. Педагогик коллектив аңа багышлап стенд әзерләгән.

–Алда мине ике атна ял көтә. Туганнарны, дусларны сагындым. Алар белән күрешәчәкмен,– диде Ринат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International