Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
"дүшәмбе” киңәшмәсе
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Күп кенә мамадышлылар өчен күптән көтелгән вакыйга! Бу атнаның шимбәсе, ягъни 18нче октябрь көнне Домолазов урамында төзелгән 8нче санлы күпфатирлы йорт кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.
Муниципалитетның утырышлар залында узучы чара җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасыннан башлана. Җомга көнне төбәгебезнең педагоглар командасы ТР укытучылары арасында оештырылган спартакиададан алтын медаль һәм кубок белән кайткан иде. Алар спортның 7 төреннән дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Команда 500 мең сум премиягә лаек булган.
Мәдәният өлкәсендә дә мактаулы хәбәр бар. Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клублары арасында оештырылган “Татар лигасы” фестивалендә мамадышлылар 1нче урынны яулады. Бәйгедә барлыгы 11 команда катнашкан.
Чираттагы күңелле хәбәрне 4нче санлы мәктәп кадетлары алып кайтты. Алар Казанда үткәрелгән хәрби–патриотик уеннарда шулай ук беренче урынга лаек булалар.
Алга таба янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр. 121нче санлы янгын сүндерү часте җитәкчесенең урынбасары Фәрит Филиппов һәм янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Павел Руднев быел искәртелгән күңелсез очраклар, аларны булдырмас өчен күрелергә тиешле чаралар хакында хисап тоттылар.
Фәрит Филиппов әйтүенчә, ел башыннан 28 янгынга чыкканнар. Бу узган ел белән чагыштырганда, бер очракка кимрәк. Ә менә ялган чакыртулар саны, киресенчә, бергә арткан.
Павел Руднев чыгышыннан күренгәнчә, янгын чыгу очраклары аеруча Соколка, Омар һәм Красная Горка авыл җирлекләре территориясендә еш теркәлә икән. Инспектор әлеге төбәкләрдә профилактика чараларын арттырырга тәкъдим итә.
Район башлыгы Анатолий Иванов беренче чиратта социаль өлкәгә караучы объектлардагы җитешсезлекләрне ачыкларга һәм бетерергә, дигән бурыч куйды. Халыкка милекне иминиятләштерү мөһимлеген дә аңлату зарур,– диде ул.
Киңәшмәдә Мамадыш районы сулыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында да сөйләштеләр. 9 айга анализ белән кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Айдар Галиәкбәров таныштыра. Аның әйтүенчә, ел башыннан су объектларында 3 кеше корбан булган. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 7 очракка кимрәк. Күңелсез хәлләрнең барысы да рөхсәт ителмәгән урыннарда яки исерек хәлдә су керү белән бәйле,– ди Айдар Галиәкбәров.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз