Мамадышта чираттагы юл–транспорт һәлакәте. “Святлячок” балалар бакчасыннан ерак түгел җирдә ике җиңел автомобиль бәрелешә. Бәхеткә, тән җәрәхәтләре алучылар юк.
Әлеге күңелсез вакыйгада гаепле дип, “ВАЗ–2114” руле артында утырган хатын–кызны атыйлар. Ул Давыдов урамы буйлап шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт иткәндә, тиешле дистанцияне сакламый һәм алда баручы “Лада–приора”ның артына килеп керә. Йөртүчеләр үзләре зыян күрми, ә менә транспорт чарасын төзекләндерергә туры киләчәк.
Һәлакәт урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Алар 14ле хуҗасына тизлек режимын һәм дистанцияне сакламаган өчен беркетмә тутырдылар.