Район үзәк хастаханәсендә стационар дәвалануда булган пенсионерлар да игътибардан читтә калмады. Аларны халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләргә 87нче санлы ҺК шәкертләре килгән иде. Студентларның чыгышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.
Сәламәтлекләре какшап китү сәбәпле, кайбер якташларыбыз өлкәннәр көнен дәвалау учреждениясендә каршы ала. Әби–бабайларның күңелләрендәге әлеге бушлыкны бәйрәм рухы белән тутыру ниятеннән, хастаханәгә концерт программасы белән 87нче санлы ҺК студентлары килделәр.
Дәвалау оешмасының актлар залында лирик җырлар яңгырады. Тамашачылар үзешчән сәнгать осталарының һәр чыгышын көчле алкышларга күмә. Алар әйтүенчә, яхшы мөнәсәбәт, җылы сүз үзе үк дару булып тора.
Табиб Лилия Сәгъдиева барлык тамашачылар һәм хастаханә хезмәткәрләре исеменнән студентларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Соңыннан өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.