Аның суы күз һәм ашказаны авыруларыннан файдалы. Түбән Кыерлы (Еники чишмә) авылында төзекләндерелгән Изге чишмәне ачу тантанасы үтте.

2014 елның 11 октябре, шимбә

Аның суы күз һәм ашказаны авыруларыннан файдалы. Түбән Кыерлы (Еники чишмә) авылында төзекләндерелгән Изге чишмәне ачу тантанасы үтте. Икенче ел рәттән инде Нияз Шәмсетдинов авылдашларына олы бүләкләр ясый. Узган ел ул Түбән Кыерлыда мәчет җиткергән иде. Быел Изге чишмәгә тимердән өскорма ясатып, аның тирә-юнен төзекләндергән. Берсутка баручы трассадан анда астына таш салып иске асфальт түшәлгән юл алып керә. Һәм чишмәгә бетон плитәләр салынган баскыч алып төшә. Моннан унике ел элек Нияз әфәнде чишмәгә агачтан өскорма эшләткән булган инде. Быел баганаларының һәм такталарының черә башлаганын күргән дә, тимердән – озакка түзәрлек итеп ясатырга булган.

«Элек – без үскәндә әбиләр суга гел шушы чишмәгә җибәрә торганнар иде. Суын самаварга һәм аш пешерергә генә тоттылар. Чишмә суына лаборатор анализлар да ясаттык. Галимнәр шифалы үзлекләргә ия – минераль тозларга һәм катнашмаларга бай, дип таптылар. Түбән Кыерлы халкының борынгыдан килгән ышанмышлары буенча суы күз һәм ашказаны авыруларыннан бик файдалы. Әби-бабайлар күзләре томалана башласа, чишмәнең суын алып кайтып юына торган булганнар»,– ди Нияз Шәмсетдинов.

Шушы көннәрдә әлеге төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы үтте. Чарага чит төбәкләрдә яшәүче түбәнкыерлылар кайткан, күпсанлы кунаклар җыелган иде.

«Иң тарихи авылларыбызның берсе ул Түбән Кыерлы. Соңгы елларда биредә зур эшләр башкарыла. Бу авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе дә. Элекке мәктәп бинасын клуб итү тәкъдиме дә җиткерелде. Әлеге мәсьәләне дә уңай хәл итәргә тырышырбыз»,– диде Анатолий Иванов. 

Район башлыгы чыгышын дәвам итеп, туган авылы өчен бик күп игелекләр эшләүче күрше Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылфындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдиновка олы рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге чишмәне төзекләндерүдә катнашкан Зөфәр Һадиуллин, Ралиф Ибраһимов, Рәүф Кәримов һәм Илфир Гайфетдиновка да бүләкләр тапшырдылар.

Алга таба тантаналы мизгелгә күчтеләр. Яшел төстәге тасманы кискәннән соң, кунаклар Изге чишмә суыннан авыз итте, әлеге судан кайнатылган чәй һәм тәмле коймак белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International