Мамадыш районыннан тагын 80 нән артык кеше хәрби хезмәткә алыначак. Республикада көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

2014 елның 11 октябре, шимбә

Мамадыш районыннан тагын 80 нән артык кеше хәрби хезмәткә алыначак. Республикада көзге чакырылыш кампаниясе башланды. 1нче октябрь көнне комиссия вәкилләре булачак солдатларны кабул иттеләр. Булачак солдатлар белән очрашканчы, ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич бүләкләү тантанасы үткәрде. Әфганчылар җәмгыяте рәисе Николай Ивановка “Россия танк гаскәрләренең 100 еллыгы” медален тапшырдылар.

Алга таба Андрей Синкевич бу көздә армия хезмәтенә алынучылар белән бәйле мәгълүматны җиткерде. Чара район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Илнар Хафизов катнашында уза. Хәрби комиссар сүзләренчә, әлеге сезонда барлыгы 400 артык якташыбыз хәрби-табиблык комиссиясе аша узарга тиеш. Беренче утырышка шуларның 50 чакырылган иде.

Чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Октябрь-декабрьдә Татарстанда чакырылыш комиссияләренә 20 меңнән артык кеше чакырылырга, шуларның 4 меңнән артыгы гаскәрләргә озатылырга тиеш. Чакырылыш пунктларыннан хезмәт итү урыннарына озату ноябрьнең беренче ункөнлегендә булачак, - дип хәбәр иттеләр.

Андрей Синкевич сүзләренчә, быел, элеккеге кебек үк, 18 дән 27 яшькәчә хәрби исәптә торган яки торырга тиешле, хәрби хезмәттән азат ителмәгән яки кичектерелмәгән ир-егетләр алына.

«Хезмәт итү вакыты - бер ел. Көз көне, беренче чиратта, югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, агымдагы елда диплом алган егетләр чакырылырга тиеш. Солдатларга шәхси электрон карталар биреләчәк. Анда хәрбиләр турында мәгълүмат туплана»,– ди Андрей Синкевич.

Бу көздә солдат формасын 88 мамадышлы киячәк. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, әлеге сан 22 кешегә күбрәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International