Әбиләр күзләрен каплаган хәлдә, оныкларын танырга тиеш. Октябрь ае Халыкара өлкәннәр бәйрәме белән башланды. Бу атнада һәр җирлектә, оешма–предприятиеләрдә, учреждениеләрдә хезмәт ветераннарын, әби–бабаларыбызны хөрмәтләделәр. Күп җирдә чәй табыны һәм концерт номерлары да әзерләнгән иде.
Шәһәребездәге 10нчы санлы балалар бакчасы коллективы әзерләгән концерт программасында күпчелек номерлар өлкән буынга мәдхия җырлау белән сугарылган. Сабыйлар әбиләренә, учреждениянең лаеклы ялда булган хезмәткәрләренә җыр–биюләр, шигырьләр аша рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
Кайбер гаиләләрнең шәхси архивында да әлеге чыгышлар озак сакланачак әле. Бәйрәм кунаклары оныкларының чыгышын кәрәзле телефоннар, фотоаппаратлар, планшетларга төшереп барды.
Концерт программасы бик бай иде: өлкәннәр өчен татар һәм рус телләрендә җырлар, шигырьләр, төрле музыкаль композицияләр яңгырады.
лайф
"1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бөтен кеше дә өлкәннәрне котлау һәм ветераннар өчен нәрсәдер эшләү: матур концерт оештыру, бүләкләр бирү, аларны хөрмәт белән искә алу, бергә туплауны үз бурычы дип саный", - диде кичәне оештыручылар.
Сания апа Галимова оныгының чыгышын күрергә дип, Көмеш Күл авылыннан ук килгән. “Тамаша барышында рәхәтләнеп ял иттем”,– диде ул.
Әбиләр балаларның чыгышларын тамаша кылып кына калмады, ә үзләре дә бик теләп уеннарда катнаштылар. Күзне каплаган хәлдә, түгәрәктәге сабыйлар арасыннан үз оныгыңны танып алу– әнә шундыйларның берсе.
Бәйрәмгә “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы вәкилләре дә килгән иде. Алар нәниләр каршында әхлак темасына чыгыш ясадылар.
Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән кичә бүләкләр тапшыру белән дәвам итеп, чәй табыны артында төгәлләнде.