Шәһәребезнең 2нче санлы лицее базасында Корбан ашы мәҗлесе үтте. Район җитәкчелеге инициативасы буенча узучы традицион чарада быел да 300 артык кеше катнаша.
Бөтендөнья мөселманнары әле күптән түгел генә иң бөек бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Аның дәвамы булып Корбан ашлары гөрли. Кичә бәйрәм мәҗлесен 2нче санлы лицей базасында район халкы өчен үткәрделәр.
«Корбан ашын район күләмендә үткәрү матур традициягә әверелде. Әлеге чара район җитәкчелеге инициативасы буенча оештырыла. Шушындый ук мәҗлесләр мәхәлләләрдә дә үткәрелә»,– ди район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.
Мөхтәсиб алып барган изге чараны сәламләү сүзе белән район башлыгы ачып җибәрде. Анатолий Иванов чыгышында төбәгебездә яшь буынны тәрбияләү өчен хакимият тарафыннан кабул ителгән чаралар белән таныштырды.
“Без шәһәребездәге һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче дин әһелләренең үсеп килүче буынга дини тәрбия бирүе, төрле катлам вәкилләрен дин сабакларына өйрәтүләре белән горурлана алабыз,” – диде ул.
Анатолий Иванов чыгышын дәвам итеп, без яшь буынга дөрес тәрбия бирергә, аларны дин юлына бастырырга тиешбез. Бу эшкә бергәләп алынсак кына, нәтиҗә уңышлы булачак,– диде.
Чараны дәвам итеп, Наил хәзрәт, Габдрахман хәзрәт, Нурислам хәзрәт, Мансур хәзрәт һәм Илнар хәзрәтләрнең Хаҗ кылу, Корбан, гаилә, Аллаһка якынаю темаларын яктырткан вәгазьләре тыңланды.
Быелгы мәҗлескә авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Һәр мәхәлләдән диярлек кунаклар бар.
Вәгазьләр, котлау сүзләре тыңланганнан соң, мәҗлескә килүчеләр намазга тезелде.
Изге чара лицейның ашханәсендә дәвам итә. Биредә уку йорты коллективы 300 артык кешегә табын әзерләгән иде. Кунаклар яхшы сүзләр, мөнәҗәтләр астында корбан итеннән әзерләнгән аштан, сый–нигъмәтләрдән авыз иттеләр.