Көтүне машина белән көтәләр, ә җитештерелгән продукциянең күпчелеге Казан, Чаллы һәм Мамадыш ярминкәләрендә сатыла.

2014 елның 10 октябре, җомга

 Көтүне машина белән көтәләр, ә җитештерелгән продукциянең күпчелеге Казан, Чаллы һәм Мамадыш ярминкәләрендә сатыла. Катмыш авылында гомер кичерүче Шәмсетдиновлар гаиләсе бүгенге көндә 90 баш терлек асрый. Киләчәктә дәүләт программаларында катнашып, хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә ниятлиләр.

Безнең иҗат төркемен фермер Ильвир Шәмсетдинов Кама урманчылыгының элекке күпьеллык басуында каршы алды. Алар гаиләсе үзе генә дә бер авыл көтүендәге кадәр мал асрый. Туксан баш үгезне урман култыгындагы басуга таратып җибәргән дә, бортлы “УАЗ“ машинасының кабинасында утырган хәлдә, аларның үлән чемченеп йөргәннәрен күзәтә иде Ильвир. Берәрсе төп көтүдән аерылып ераккарак китә башласа, Ильвир аны машинасы белән генә борып алып килә.

«“Семиозерка“ агрофирмасы инвесторы Шәүкәт Абдуллинга бик зур рәхмәт. Үгезләребезне кич ябып торырга Урманчы янындагы җәйге лагерьны биреп торды», – ди фермер.

Катмыштагы күмәк хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән Хәйдәр Шәмсетдинов гаиләсе элек тә малларны күпләп асраган. Авылдашларына, тирә-юнь авыллар халкына Башкортстан ягыннан бозаулар алып кайтып та саткан алар. Олы уллары Ильвир Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, ике ел элек аның исеменә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырганнар.

«Былтыр кырык баш тана симерттек. Аларны Бүрсет елгасы буендагы болынлыкта йөрткән идек. Бакчабызда йөз баш мал сыярлык абзар җиткереп куйдык. Быел – көтүдә туксан баш үгез бозау. Аларның беренче партиясен февраль аенда ук алып кайткан идек. Икенче партиясе майда кайтарылды. Берәр центнерлы итеп алдык»,– ди Ильвир.

Утарга кайтарылгач малларга алтышар килограммнан фураж бирәләр. Кыш ашату өчен йөз илле рулон печән, алтмыш тонна бодай сатып алганнар. Казаннан җиде “КамАЗ” катнаш азык кайтарганнар.

«Печән, ашлык үстерү өчен үзебезгә җир кирәк. Район башлыгы Анатолий Ивановта булган идек, булышырга вәгъдә ите», – ди Ильвир.

Җирдә эшләү өчен “МТЗ“, “ДТ“ тракторлары, культиваторлары, йөк ташырга “ЗИЛ“ машиналары бар икән инде. Моңа кадәр бер генә программага да кергәннәре, Хөкүмәттән субсидияләр алганнары булмаган икән әле. Барысын үзләре эшләп тапкан акчага сатып алганнар, җиткергәннәр. Фермер хуҗалыкларын үстерү программасында катнашырга исәпләре бар. Киләсе елдан савым сыерлар асрарга күчәргә дә телиләр. Шәхси хуҗалыкларга да, фермерларга да иң авыры – үстергән малыңны урнаштыру проблемасы.

«Казан, Чаллы, Мамадыш ярминкәләренә дә алып барабыз. Малны тулы килеш сатып алучы табу бик авыр», – ди фермер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International