Эш урыннарында тән җәрәхәтләре алуларны булдырмау, төрле куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирү, эш бирүче белән эшләүче арасында хезмәт шартларының үтәлеше.

2014 елның 10 октябре, җомга

Эш урыннарында тән җәрәхәтләре алуларны булдырмау, төрле куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирү, эш бирүче белән эшләүче арасында хезмәт шартларының үтәлеше. Районның профсоюз оешмалары вәкилләре белән әнә шушы темалар буенча фикер алыштылар. 

 

Семинар–киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнованың сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул профсоюз оешмалары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларны күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә җәмгыятьнең таянычы дип атады.

Рәсми чараны Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева дәвам итә. Аның искәртүенчә, бүгенге көндә кеше кайсы гына тармакта эшләмәсен, иң беренче чиратта аны хезмәт хакы, аның вакытында түләнеше кызыксындыра. Эш урыннарында тән җәрәхәтләре алуларны булдырмау, төрле куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирү, эш бирүче белән эшләүче арасында хезмәт шартларының үтәлеше ничек? Әлеге һәм башка проблемаларны хәл итүдә профсоюзлар мөһим роль уйныйлар да инде. Моннан тыш, алар гаилә әгъзаларының, сабыйларның сәламәтлеген, ялын оештыруда да өлеш кертәләр.

"Кыю рәвештә шуны хәбәр итә алам, профсоюзларның актив катнашуы бәрабәренә республикада балаларны сәламәтләндерү кампаниясен финанслау күләме кимеми калды. Сабыйларны мондый учрежденияләргә колачлау, лагерьларга ташламалы юлламалар бирү саны да артты",– ди Татьяна Васильева.

Кайбер бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы буенча вәзгыять уңай якка үзгәрә бара. Нәкъ менә хезмәт бәхәсләрен хәл итүдә дә читтә калмый Татарстан профсоюзлары. Алар ярдәме белән узган ел да, быел да миллионлаган сум акчалар эш бирүчеләрдән хезмәт куючыларга түләтелде, дип белдерде Татьяна Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International