Мамадыш трассасында алда баручы машинаны экстремаль рәвештә узу юл–транспорт һәлакәте белән төгәлләнде. Кукмара юлының 17нче километрында искәртелгән күңелсез вакыйганың катнашучылары– студентлар. Транспорт чарасының каршы як полосага чыгуын, идарәне югалтып, читкә тәгәрәвен видео–регистратор теркәп барган.
Районыбыз юлында чираттагы күңелсез хәл 5нче октябрь көнне теркәлде. “ВАЗ–2112” автомобиле йөртүчесенең саксызлыгы сәбәпле зыян күрә. Иске Комазан авылыннан булган 19 яшьлек студентның өенә кайтуы булган. Салонда бер пассажир да була. 1998нче елда туган Дүсмәт авылы кызы.
Каршы як полосага чыгу рөхсәт ителмәгән урында һәм начар һава шартларында алда баручы транспорт чарасын узу әлеге күңелсез очракка сәбәпче була да инде.
Йөртүче идарәне югалта һәм Лада юл читенә тәгәри.
Һәлакәт тагын да кискенрәк төгәлләнергә мөмкин иде, бәхеткә, салондагылар куркынычсызлык каешын эләктергән була.
Машинадагыларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән район үзәк хастаханәсенә озаталар.
Сүз уңаеннан, ел башыннан Мамадыш районында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 68512 очрагы теркәлгән. Шуларның 158 рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгу белән бәйле.